news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб коронавирустан прививканы ел саен август аенда ясатырга киңәш итте

Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь, ди табиб.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Киләчәктә коронавирустан вакцинация ясау өчен август иң кулай вакыт булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь», — диде белгеч.

Табиб сүзләренчә, кискен респиратор вируслы авырулар сезоны башланыр алдыннан прививка ясарга кирәк. Шул ук вакытта эсседә вакцина ясау киңәш ителми. Шуңа бәйле рәвештә, прививканы эссе көннәр узгач, август аенда ясарга киңәш ителә», — дип йомгаклады Тимаков.


news_right_1
news_right_2
news_bot