news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны буенча антирекорд теркәлгән

Бер тәүлек эчендә 857 кеше үлгән.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан бер тәүлек эчендә теркәлгән үлем очраклары буенча яңа антирекорд куелган.

Россиядә коронавирус пандемиясе вакытында кабат иң күп үлем очрагы теркәлгән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер тәүлек эчендә 857 кеше үлгән.

Пациентларның күбесе Мәскәүдә (65), Санкт-Петербург (60) һәм Свердловск өлкәсендә (41) һәлак булганнар.

85 төбәктә коронавирус йоктыруның 22 430 яңа очрагы ачыкланган. Авырулар санының иң күп артуы Мәскәүдә (3004), Санкт-Петербургта (1933), Мәскәү (1223), Самара (590) һәм Воронеж (562) өлкәләрендә күзәтелә.

Россиядә коронавирустан прививка кампаниясе дәвам итә. 41,7 россияле вакцинациянең тулы курсын үткән, 89,3 млн — беренче прививкаларын ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100