news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Жаворонков артык ихтыяҗ булмаганда өлкәннәргә өйдән чыкмаска киңәш итте

Татарстанда үзизоляция буенча катгый таләпләр кертү планлаштырылмый.

Владимир Жаворонков артык ихтыяҗ булмаганда өлкәннәргә өйдән чыкмаска киңәш итте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 65 яшьтән өлкән кешеләргә артык ихтыяҗ булмаганда өйдән чыкмаска һәм халык күп булган урыннарга бармаска киңәш ителә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Без әби-бабайларның сәламәтлеген кайгырту ниятеннән артык ихтыяҗ булмаганда өйләреннән чыкмаска һәм халык күп булган урыннарга бармаска киңәш итәбез. Алар өйдә булсыннар, яки барлык саклану чараларын үтәсеннәр. Үзизоляция буенча катгый таләпләр кертү планлаштырылмый», — дип аңлатты Владимир Жаворонков.

1 октябрьдән Өлкәннәр декадасы башлана. Татарстанда өлкән буын кешеләре өчен төрле мәдәни чаралар уздырыла. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова белдергәнчә, барлык чараларда да кирәкле куркынычсызлык таләпләре үтәләчәк. Ул хроник авырулары булган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аеруча сак булырга киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100