news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Токсиколог балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашарга ярамавын әйтте

Белгечләр гөмбәнең агулы булуы тәменә карап кына беленмәвен, гөмбәнең агуын пешереп тә, кыздырып та, туңдырып та бетереп булмавын искәртте.

Токсиколог балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашарга ярамавын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларга 14 яшькә кадәр гөмбә ашау киңәш ителми. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

«Балаларга гөмбә ашарга ярамый. 14 яшьтән, организмның фермент системалары формалашкач, органнар олы кешенеке кебек эшли башлагач, фермент системалар шушы авыр ризыкны эшкәртә башлагач кына гөмбә ашарга була. Ә 14 яшькә кадәр тыела! Хәтта олылар организмы да гөмбәне тулысынча эшкәртә алмый», — диде Алия Насыйбуллина.

Белгечләр гөмбәнең агулы икәнен тәменә карап кына белеп булмавын әйтә. Гөмбәнең агуы пешергәндә дә, кыздырганда да, туңдырганда да бетми. Шулай ук, гөмбәне чи килеш кабып карарга ярамый.

«Еш кына тәҗрибәле гөмбәчеләрнең кәрзиненә дә ашарга яраксыз гөмбәләр эләгә. Агулы гөмбәне белмәгәнлектән, аны ал гөмбә (сыроежка) һәм шампиньон белән бутыйлар. Галерина каймовая, рядовка кебек гөмбәләр дә бик агулы. Дуңгыз гөмбәсе ашарга яраксыз санала, аны ризык итеп куллану аяныч нәтиҗәләргә китерә ала», — диде миколог Ким Потапов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100