news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч дуңгыз гөмбәсенең кеше өчен зыянын аңлатты

Дуңгыз гөмбәсе бөер һәм бавыр җитешсезлегенә китерә ала.

Белгеч дуңгыз гөмбәсенең кеше өчен зыянын аңлатты
Солтан Исхаков

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дуңгыз гөмбәсе (свинушка) ашарга яраклылар рәтеннән күптән чыгарылса да, аны барыбер халык җыя. Бу гөмбәне ризык итеп куллануның тискәре нәтиҗәләре еллар узгач та ачыкланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында миколог, КФУның экология кафедрасы мөгаллиме Ким Потапов сөйләде.

Ул дуңгыз гөмбәсенең берничә төре булганын искәртте. «Дуңгыз гөмбәсен агулы дип тә әйтеп булмый, аның агуы юк, тик ул мәкерле гөмбә. Андагы матдәләр безнең сулыш өчен җавап бирүче эритроцитларның мембранасына үтеп керергә мөмкин, ләкин берәр кайчан кешенең иммун системасы ул матдәләрне ят элементлар итеп кабул итәргә һәм аутоиммун реакция башланырга мөмкин. Ягъни, эритроцитларга зыян килә, бавыр һәм бөерләр дә зарарлана», — диде белгеч.

Ким Потапов әйтүенчә, бавыр, бөер җитешсезлеге зур проблемалар китереп чыгара, үлемгә дә китереп җиткерә ала. «Дуңгыз гөмбәсенең мәкере шунда: ул үзен күпмедер вакыт сиздерми тора. Гөмбә ашадың да, бер атнадан агулану тойдың түгел, ул 1-2 елдан да килеп чыгарга мөмкин», — диде миколог.

Аның сүзләренчә, дуңгыз гөмбәсен рационнан, һичшиксез, чыгарырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100