news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш токсиколог: Гөмбәдән агулануга шик туса, ике-өч литр су эчәргә кирәк

Эч китү, косу башлануга ук, күмер яки энтеросгель кебек абсорбент препаратлар куллану мөһим.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр кеше гөмбә ашап агулануына шикләнсә, ике-өч литр су эчәргә кирәк. Бу хакта  «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина   сөйләде.

«Билгеле, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк, ләкин табиблар килгәнче дә, безнең телдә йөргәнчә, „ресторан“ ысулы белән ашказанны юдыру, ягъни уртача ике-өч литр су эчү кирәк», — диде ул.

Алия Насыйбуллина сүзләренчә, эч китү, косу башлануга ук, күмер яки энтеросгель кебек абсорбент препаратлар куллану мөһим. Гадәттә, гөмбәдән агулану билгеләре шул көнне 6-8 сәгатьтән сизелә башлый. Ашказан-эчәк тракты авырулары булган кешеләргә агулы гөмбә 2-3 сәгать эчендә үк тәэсир итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100