news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коронавирус белән авыручылар саны иң аз арткан төбәкләр исемлегенә кергән

Бер тәүлектә ковид йоктыру очраклары Мәскәүдә (0,09 процент) иң аз артуы теркәлгән.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан бер тәүлектә коронавирус белән авыручылар иң аз арткан төбәкләр исемлегенә кергән.

Бер тәүлектә ковид йоктыру очраклары Мәскәүдә (0,09 процент) иң аз артуы теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча Алтай белән Бурятия республикалары икенче урынны били, ә Татарстан — өченче урында.

«Бер тәүлектә ковид йоктыру очраклары иң аз арткан төбәкләр билгеле булды. Беренче урында Мәскәү (0,09 процент), икенче — Алтай белән Бурятия республикалары (0, 17 процент), өченче — Татарстан (0,2 процент)», диелгән Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100