news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 52 яңа очрагы теркәлгән

14 кеше хастаханәгә салынган, 38 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»).  Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 52 яңа очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алты кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган, калган очраклар авыру кеше белән аралашу нәтиҗәсендә эләккән. 14 кеше хастаханәгә салынган, 38 кеше өйдә дәвалана.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (20) һәм Чаллыда (18). Өч кеше Түбән Камада, Арча һәм Тукай районнарында — икешәр, Әтнә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 23,8 мең татарстанлы коронавирус белән авырды, 21,1 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 49 кеше терелде.

Вакцинацияне 801,8 мең кеше узды (тәүлеклек үсеш-9,4 мең), аларның 578,9 меңе ике доза препарат алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100