news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Невролог: Ковид кичергән кешеләр депрессиядән һәм йокы бозылудан интегә

Көнбатыш галимнәре оештырган тикшеренүләрдә 86 мең кеше сораштырылган, аларның 50 проценты, авырудан соң гадәти тормышка кайтса да, сәламәтлекләре зәгыйфьләнүен, хәтере начараюын әйткән, ди табиб.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). А.Бурназян исемендәге медицина үзәге табиб-неврологы Миләүшә Йосыпова коронавирус белән авырган кешеләрнең депрессиядән һәм йокысы бозылудан интеккәнен әйтте. KazanSummit форумында ул коронавирустан соң пациентларга нейрореабилитация тәҗрибәсе турында сөйләде. 

Россия һәм чит ил тикшеренүләре ковид белән авырганнарның яртысының йокы бозылу, хафалану, борчылу, депрессиясе булуын күрсәткән. Табиб нерв системасына бик зур зыян килгән очраклар булганын белдерде. 

«Ковидтан өзлегүләр, организмга зарары бик озакка сузыла. Көнбатыш тикшеренүләрендә 86 мең кеше тикшерелгән, 50 проценты, гадәти тормышка кайтса да, сәламәтлекләре зәгыйфьләнүен, хәтере начараюын әйткән. Бу бик зур икътисади зыян китерә, чөнки эшкә сәләтле яшьләр күп зыян күрә», — диде Миләүшә Йосыпова.

Табиб ковидтан соң тернәкләнү өчен физиотерапия, дәвалау физкультурасы һәм психокоррекция файдалы булачагын искәртте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та якын арада ковидның авыр формасы белән авырганнарны тернәкләндерү программасы расланачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100