news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр лямбда-Covid-19 штаммының югары йогышлылыгы турында кисәтә

Беренче тапкыр Covid-19'ның әлеге төре Перуда ачыкланган иде.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Коронавирусның лямбда-штаммы иммунитетка бирешми торган һәм югары йогышлы вирус төре булып тора. Бу хакта Япония галимнәренең biorxiv"та бастырылган тикшеренүләрендә хәбәр ителә.

Тикшеренүчеләр бу штаммның организмны саклау механизмнарын җиңә торган мутациягә ия булуын аңлатты.

Беренче тапкыр Covid-19'ның әлеге төре Перуда ачыкланган иде. Бер атна элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы лямбда-штаммның 30дан артык илдә таралуын хәбәр иткән иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100