news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатучылар 100 меңнән артып киткән

Шәһәрдә коллектив иммунитетны булдыру өчен 247 мең кешегә, ягъни халыкның 60 процентына прививка ясатырга кирәк.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитетында коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 100 меңнән артык кеше прививка ясатканлыгын әйттеләр.  

Шәһәр халкы илдә эшләнгән дүрт вакцинаның берсе -  «Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» белән прививка ясата ала.

Шәһәргә бу атнада 100 доза «КовиВак» кайтарылыр дип көтелә. Вакцинаны көтү битенә язылучылар алачак. Моннан тыш, «Спутник Лайт» запасы да тулыланачак: алдагы көннәрдә шәһәргә килгән 1,5 мең дозага тагын 500 өстәләчәк.

Көн саен Чаллыда 1,2 меңгә якын кеше вакцинация уза,   мөрәҗәгатьләр күп булганда аларның саны 2 меңгә җитә.

Хәзерге вакытта беренче компонентны Чаллының 100 477 кешесе алды, икенчесен 72 848 кеше ясатты. Шәһәр хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, коллектив иммунитетны булдыру өчен 247 мең кешегә, ягъни халыкның 60 процентына прививка ясатырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100