news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 коронавирусына каршы Америкада җитештерелгән вакцинаның бәясе билгеле булды

Курс ике прививкадан торачак.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). АКШта яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы вакцина бәясе 50-60 доллар (ягъни бер доза өчен 25-30 доллар) тәшкил итәргә мөмкин. Американың Moderna компаниясе шундый бәя билгеләргә ниятли. Бу хакта Financial Times газетасы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

Мондый бәя АКШ һәм керем дәрәҗәсе югары булган башка илләр өчен билгеләнер дип көтелә.

Әмма вакцинаның бәясе яңадан каралырга да мөмкин: Pfizer һәм BioNTech компанияләре Америка Хөкүмәте белән әлеге препаратның һәркайсы 19,5 доллар торган 600 миллион дозасын сату турында килешү төзегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot