news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы яңа пандемияләргә әзер булырга чакырды

«Без барыбыз да пандемия укыта торган дәресләрне дөрес итеп өйрәнергә тиеш», — дип билгеләп үтте ул.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Дөнья җәмәгатьчелеге хәзерге коронавирус пандемиясе тәҗрибәсен исәпкә алырга һәм яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус белдерде.

Кече утрау дәүләтләренең сәламәтлек саклау саммитында катнашучыларга телесэлемтә буенча мөрәҗәгать итеп, ул: «Без барыбыз да пандемия укыта торган дәресләрне дөрес итеп өйрәнергә тиеш», — дип билгеләп үтте.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы ассызыклаганча, «яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булу өчен, аларны булдырмаска тырышу, аларга тиз җавап бирү һәм аларны бетерү өчен беренчел медицина ярдәме һәм сәламәтлек саклау хезмәтләрен җәелдерү нигезендә барысын да эшләргә әзер булырга кирәк».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100