news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстан табиблары 42 кешегә Covid-19 диагнозы куйган

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1137 кеше дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстан табиблары 42 кешегә Covid-19 диагнозы куйган
Владимир Васильев

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусының 42 яңа очрагы ачыкланган, алар арасында читтән килгән бер генә очрак бар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«13 кеше хастаханәдә, 29 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, 30-50 яшьлекләр арасында 13 авыру очрагы ачыкланган.

Элеккечә иң күп авыручылар Казанда — 20 кеше һәм Чаллыда — җиде кеше. Районнар арасында Нурлат алда бара, анда узган тәүлектә өч авыру очрагы ачыкланган.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 4514 авыру очрагы теркәлгән. 3362 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 53 кеше терелгән. 1137 кеше әле дә дәвалана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100