news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясе корбаннары саны уналтыга җитте

Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 42 очрагы ачыкланган, 53 кеше терелгән.

Татарстанда Covid-19 инфекциясе корбаннары саны уналтыга җитте

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең уналтынчы очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 1957 елда туган ир-ат Чаллыда яшәгән. Аны шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә 22 июньдә китергәннәр. Авыруда ике яклы пневмониянең авыр формасы диагнозы булган. Ир-атның хроник авырулары һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләренең югары куркынычы булган.

«Үлем 25 июньдә яңа коронавирус инфекциясе фонында үпкә артериясе тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диде Галимова.

Татарстан табиблары узган тәүлектә яңа Covid-19 авыруының 42 очрагын ачыклады, шул исәптән Казанда 20 очрак һәм Чаллыда 7 очрак. Татарстанда барлыгы коронавирус белән зарарлануның 4514 очрагы теркәлгән, 3362 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53 кеше — узган тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100