news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус белән зарарлануның 3079 очрагы теркәлгән, пациентларның күбесе дәваланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә 53 яңа Сovid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Иң күбе — Казанда. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«13 кеше хастаханәгә урнаштырылды, Кырык кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. Алар өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Галимова.

Иң күп чир йоктыручылар 30-50 яшьтәгеләр — 17 кеше, шулай ук 50-60 яшьтәгеләр — 13 кеше.

Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше Казанга туры килә - 27 кеше, икенче урында — Чаллы - 17. Районнар арасында авыручылар саны буенча Тукай районы алда бара, анда 3 кеше авырый.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3079 Covid-19 очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100