news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яшәүче 35 кеше коронавирустан хастаханәдә дәвалана

Таләпләрне үтәмәгән сатып алучыга хезмәт күрсәткән 5 кибет хуҗасы үзенә тиешле җәзаны алган.

(Апас, 29 май, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районында коронавирус белән бәйле 61 очрак теркәлгән. 6 кеше терелгән. 35 кеше хастаханәдә дәвалана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыручылар белән турыдан-туры элемтәдә булган кешеләр хәзер изоляцияләнгән һәм карантинда утыра. Шулай ук читтән кайткан 200дән артык кеше үзизоляциядә яши.

Суд тарафыннан үзизоляция таләпләрен һәм саклану чараларын үтәмәү буенча 224 эш каралып, бары тик 22 кешегә генә кисәтү ясалган, калганнарга 1-2 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарылган.

Таләпләрне үтәмәгән сатып алучыга хезмәт күрсәткән 5 кибет хуҗасы үзенә тиешле җәзаны алган. Бу хакта судья ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.

Район эчке эшләр бүлегеннән белдерүләренчә, хокук сакчылары тарафыннан 257 беркетмә төзелгән. Алар арасында битлек һәм перчатка кимичә йөргән 74 кеше бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100