news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика бала табу йортларының дезинфекциягә ябылу вакыты билгеле

2021 елда Татарстанда 35 бала тудыру бүлеген, бала тудыру йортын һәм перинаталь үзәкне дезинфекцияләү планлаштырыла.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда 35 бала тудыру бүлеген, бала тудыру йортын һәм перинаталь үзәкне дезинфекцияләү планлаштырыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан медуниверситеты клиникасында эшләр 12 апрельдә тәмамланды, кабат алар 22 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр узачак.

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең обсервация бүлеге 10 майдан 31 майга кадәр дезинфекцияләнәчәк. Клиниканың матбугат хезмәтендә «Татар-информ» үтенече буенча ачыклауларынча, «Иске корпус»ны май аенда эшкәртәчәкләр.

КФУның медсанчастендә акушерлык бүлеген 7 июньнән 4 июльгә кадәр һәм 6 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр ябачаклар.

29 июльдән 18 августка кадәр Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең яңа корпусын эшкәртәчәкләр.

7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты эше 20 августтан 19 сентябрьгә кадәр тукталачак.

16нчы Казан хастаханәсенең бала табу йорты — 23 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр эшләми торачак.

Башка шәһәрләрнең һәм район үзәк хастаханәләре бала табу бүлекләрен, йортларын дезинфекцияләүгә вакытлыча ябылу расписаниесен сылтама буенча белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100