news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 вирусы белән көрәш штабы Татарстанда авыру таралу картасын ясаган

Бер тәүлектә республикада коронавирус инфекциясен йоктыруны 55 яңа очрагы ачыкланды, аларның күбесе Казанда һәм Әлмәт районында теркәлгән.

Covid-19 вирусы белән көрәш штабы Татарстанда авыру таралу картасын ясаган

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстаннда Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча оператив штаб инфекция таралу урыннары билгеләнгән республика картасын чыгарды. Анда эпидемия башланганнан бирле республикада 752 кеше авыру йоктыруы, шуларның 83е, шул исәптән бишесе узган тәүлектә дәваланып терелгәнлеге күрсәтелгән.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, коронавирус йоктыруның иң күп очрагы Казанда (321), Чаллыда (96) һәм Лаеш районында (39) теркәлгән. Алардан соң Питрәч һәм Теләче районы, бу районнарда әлеге чирне 25 әр кеше йоктырган. Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Әлки, Чирмешән, Зәй, Мөслим, Минзәлә һәм Ютазы районнарында бер генә авыру да теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта республикада 2,2 меңнән артык кеше табиблар күзәтүендә, шул ук вакытта 22,4 мең граждан медицина күзәтүеннән алынган.

Узган тәүлектә Татарстан табиблары коронавируска 2,1 мең тест, ә авыру тарала башлаганнан бирле 46,2 мең тест ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100