news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 38 кеше коронавирус йоктырган

Авыруның яңа очракларының яртысыннан артыгы Казан һәм Чаллыга туры килә.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанлыларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Авыруларның яртысыннан артыгы Казан (13) һәм Чаллыга (10) туры килә. Бөгелмә районында дүрт кеше, тагын икесе Нурлатта, шулай ук Буа, Биектау, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында берәр кеше чирләве теркәлгән.

Статистикадан күренгәнчә, Татарстанда Covid-19 вирусының 19,3 меңнән артык очрагы ачыкланган. 16,1 мең татарстанлы, шул исәптән 9ы соңгы тәүлек эчендә терелгән.

 «Спутник V» вакцинациясенең беренче фазасын барлыгы 126,9 мең кеше алган - тәүлек эчендә үсеш 2,4 мең кеше. 87,7 мең кеше препаратның икенче дозасын ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100