news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бавыр күчереп утырткан беренче хатын-кыз балага узган һәм сабыен тапкан

Бавыр күчереп утыртканнан соң хатын-кызларга ел дәвамында йөккә узарга киңәш ителми, тик бу очракта язмыш башкача хәл иткән.

Татарстанда бавыр күчереп утырткан беренче хатын-кыз балага узган һәм сабыен тапкан
Светлана Бочкарёва

(Казан, 29 март, «Татар-информ») Донор бавырын күчереп утыртканнан йөккә узып бала тапкан 38 яшьлек хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгеннән чыгардылар. Ул Татарстанның бер районыннан.

Агентлыкка хастаханә матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 2019 елның декабрендә Республика клиник хастаханәсе трансплантологлары командасы хатын-кызга бавыр күчереп утырткан. Үз органы аутоиммун гепатиты аркасында таушалган булган.

Мондый киң колачлы операциядән соң хатын-кызларга, донор органы организмнан аерыла башламасын өчен, ким дигәндә бер ел йөккә узмаска киңәш итәләр.

2020 елның июлендә үк хатын сабый көткәнен белгән.

«Мин әле трансплантациягә кадәр үк, Аллаһы бирсә, исән калырмын дидем. Башка вариантым юк иде. Безнең 15 ел балаларыбыз булмады һәм мин йөклелекне өзү турында уйламадым да. Йөклелекне күтәрә һәм баламны табасыма ышандым», - диде әни кеше.

Декабрь ахырында ул күзәтү һәм кирәк булган очракта препаратларны билгеләү өчен Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә дәваланырга килгән.

Ә 37 атнада аның 3,5 килограмм авырлыктагы кызы туа. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100