news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре ковидтан прививка ясатты

Теләге булган һәркем эш урынында прививка ясатты.

Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре ковидтан прививка ясатты
Татарстан Президенты Аппараты

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүген Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясатты.

«Теләге булган һәр кешегә эштә прививка ясату мөмкинлеге булдырылды», — диделәр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Эш бирүче коронавирустан прививка ясатырга теләгән хезмәткәрләр өчен вакцинацияне оештыру төрен сайлый. Бу очракта процедура күчмә форматта узды. Прививканы табибларның күчмә бригадасы ясады.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова Covid-19 инфекциясеннән вакцинациянең беренче этабын узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100