news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник Лайт» вакцинасын теркәде

Бер компонентлы препарат «Спутник V» вакцинасыннан көчсезрәк, ләкин коронавирусның катлаулы узуыннан саклый ала.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник Лайт» вакцинасына теркәү таныклыгы бирде.

Яңа препаратны «Спутник V» ике компонентлы вакцинасын ясаган Гамалея исемендәге үзәк белгечләре эшләгән. Лайт-версия бер компоненттан гына тора. Вакцинаны теркәү турындагы мәгълүмат Дәүләт дарулар реестры сайтында урнаштырылган.

Препаратның саклау вакыты кыскарак, әмма кешене ковидның катлаулы узуыннан саклый алачак.

Вацинаны клиник сынауның икенче этабы 5 мартта тәмамланды. Өченче этап март уртасында башланды, аны 2022 елның 28 гыйнварында тәмамлау планлаштырыла.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева сүзләренчә, «Спутник Лайт» прививкасын иммунитеты ясалма рәвештә көчсезләндерелгән кешеләр ясата алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100