Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада тәүлек әйләнәсе коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб эшли
Шәһәрдә өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен «Шәфкатьлелек» үзәгендә 36-75-49 кайнар элемтә телефоны ачылды.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Оператив штаб утырышында Айдар Метшин җәмгыятьнең барлык көчләрен берләштерү мөһимлеген җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Хөрмәтле түбәнкамалылар! — дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин бүгенге киңәшмә барышында. — Бу катлаулы чорда безгә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен, тиешле структуралар, бөтен җәмгыятьнең көчен берләштерергә кирәк».
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирү мөһим. Шәһәрдә өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен «Шәфкатьлелек» үзәгендә 36-75-49 кайнар элемтә телефоны ачылды.
Гомумроссия халык фронтының 8-800-200-34-11 һәм 8-927-486-60-48 кайнар элемтә телефоннары, беренче чиратта, азык-төлек һәм товарлар китерүгә, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү белән ярдәм итүгә гаризалар кабул итә.
«Дүшәмбе көнне Түбән Камада call-үзәк эшли башлаячак, 350-350 номерына шалтыратып, түбәнкамалылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны да бирә алачак», — диде Айдар Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз