news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Рошаль кибеткә перчатка киеп барырга киңәш итте

Милли медицина палатасы җитәкчесе кибет һәм башка җәмәгать урыннарына барганда үзеңне ничек тотуга кагылышлы берничә киңәш бирде.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). «Милли медицина палатасы» президенты, доктор Леонид Рошаль коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән махсус режим вакытында кибет һәм башка җәмәгать урыннарына барганда үзеңне ничек тотуга кагылышлы берничә киңәш бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кибеттә арба алган вакытта перчатка киегез. Җәмәгать бәдрәфләрендә, суны агызып җибәргән яки ишекне ачкан вакытта, салфетка яки бәдрәф кәгазе кулланыгыз», — ди Милли медицина палатасы җитәкчесе.

Рошаль сүзләренчә, кул һәм гаджетларны антисептик белән эшкәртергә, респиратор авыруы билгеләре булган кешеләр белән контактка кермәскә, шулай ук мөмкинлек булганда 1,5-2 метрлы дистанция сакларга һәм исәнләшкән вакытта азрак кочаклашырга һәм үбешергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100