news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара полициясе микрофон аша шәһәр халкын өйләреннән чыкмаска чакыра

Хокук саклаучылар өйдә калырга һәм үзеңне яклау чараларын кулланырга кирәклеге турында кисәтә.

Кукмара полициясе микрофон аша шәһәр халкын өйләреннән чыкмаска чакыра
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 29 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны»).Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Кукмара районы полициясе машинага урнаштырылган микрофон аша карантин режимын үтәргә өнди. Видеоны социаль челтәрдә утыручылар жибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар өйдә калырга һәм үзеңне яклау чараларын кулланырга кирәклеге турында кисәтә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Полиция Кукморского района использует громкоговорители, установленные на машинах, с призывом соблюдать карантинный режим из-за коронавирусной инфекции. Видео поделились пользователи соцсети. ⠀ «Не выходите на улицу без острой небходимости. Выходя из дома, используйте защитные маски и перчатки. Любой из нас может быть носителем инфекции, даже не зная об этом. Только соблюдение режима максимальной изоляции может гарантировать безопасность. Оставайтесь дома. Берегите себя и своих близких», - говорится в сообщении. ⠀ #айдадомой #сидидома #домалучше

Публикация от 📢📢📢Новости Кукмора (@kukmor_tatarstan)

«Сәбәпсез урамга чыкмагыз. Өйдән чыкканда саклагыч битлекләр һәм перчаткалар киегез. Һәрберебез үзебез дә белмәстән инфекция таратучы булырга мөмкин. Бары тик изоляция режимын максималь үтәгәндә генә куркынычсызлык гарантияләнә ала. Өегездә калып, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100