Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә гражданнарны үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәү предметына тикшерәләр
Бөгелмәнең медицина бригадалары көн саен үз-үзен изоляцияләүче гражданнар янына килә.
(Бөгелмә, 29 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Чит илләргә сәфәрләрдән соң, Татарстанда яшәүче 15 меңләп кеше изоляцияләнде. Алар арасында бөгелмәлеләр дә бар. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмәдә территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгих хәбәр итте.
«Бөгелмәлеләр үзизоляциядә медицина күзәтүе астында. Әлегә бездә коронавируска шикләнүләр юк. Медицина хезмәте эшли, барысы да контрольдә. Участок табиблары килә, районның башкарма комитеты транспорт белән ярдәм итте. 27 марттан чартер рейслары ябылды — чит илдән килү чикләнәчәк», — диде Владислав Долгих.
Бөгелмәнең медицина бригадалары көн саен үз-үзен изоляцияләүче гражданнар янына килә.
Рейд контроль тикшерүләре көн саен уздырыла. Әгәр бөгелмәлеләрдә үзизоляция режимын боза торган затлар турында мәгълүмат бар икән, 112 хезмәтенә яки 6-96-02 яки 02 дежур частена хәбәр итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз