news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга коронавирустан вакцинаның зур партиясе кайтарыла

«Спутник V» препаратының яңа дозасы республикада прививка ясатырга теләүчеләргә җитәргә тиеш.

Татарстанга коронавирустан вакцинаның зур партиясе кайтарыла
Владимир Васильев

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга Covid-19 коронавирусыннан вакцинаның чираттагы партиясе кайтарылачак.

«Партия хәзер юлда. Ул бүген килергә тиеш», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Төгәл доза турында хәбәр ителми, әмма партиянең шактый зур булачагы билгеле. Жаворонков аңлатканча, «Спутник V» препаратының яңа дозасы хәзер поликлиникада һәм хастаханәдә прививка ясатырга язылган кешеләргә җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot