420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Кайнар бәрәңге белән ингаляция ясау сәламәтлеккә куркыныч тудыра. «Доктор Комаровский» буларак билгеле табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский үзенең YouTube-каналында шул хакта кисәтте.
«Шундый ингаляцияләрдән соң сулыш юлларын пешергән күпме баланың хастаханәгә озатылуын күрсәгез, чәчегез үрә торыр иде», — дип билгеләп үтте белгеч.
Табиб ингаляциянең мондый алымын нәтиҗәсез дип атады һәм аның цивилизацияле илләрдә тыелырга тиешлеген искәртте.
Комаровский балаларын кайнар бәрәңге парын суларга мәҗбүр итүче ата-аналарны сабыйның аркасын каеш белән яручылар белән чагыштырды. «Болар икесе дә җинаятькә тиң», — диде ул.