Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе юбилеена багышланган китап тәкъдим ителде
440 битлек китапка 1,5 мең фотография дә кертелгән.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Татарстанда сәламәтлек саклау: 100 еллык тарихы» китабы чыкты. Ул республика сәламәтлек саклау өлкәсенең 100 еллык юбилеена багышланган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
«Бу ел пандемия белән генә истә калмас бит. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек, әлбәттә, Татарстанның сәламәтлек саклау системасына 100 ел тулды», — диде министр.
Китап медицина хезмәткәрләре, хастаханә, поликлиника, шифаханә, фармацевтика оешмалары, Татарстанның медицина мәктәбе тормышына багышланган.
Китап республика сәламәтлек саклау тарихына һәм казанышларына багышланган 440 төсле биттән һәм 1,5 мең фотографиядән тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз