news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы ачыкланды

Барлык очраклар да контакт юл белән йоктырган.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 105 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында әйттеләр.

«22 пациент хастаханәдә, 83 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

30-50 яшьлекләр арасында 42 авыру ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында балигъ булмаганнар һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк.

Казанда авыруның 55 очрагы, Чаллыда 13 очрагы ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 12 995 очрак теркәлгән. 10 658 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 21 кеше дәваланып беткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100