Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биолог: Бер авырган кешеләр коронавирусның яңа мутациясен кабат йоктырырга мөмкин
Инфекциянең Британия төре сигез илдә табылды, бүгенгә Россиядә яңа штамм ачыкланмаган.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән беренче дулкында авырган кешеләр, хәтта антитәнчекләре булган очракта да вирусның яңа төре белән кабат авырырга мөмкин. Бу хакта Джордж Мейсон Университетының Системалы биология мәктәбе профессоры Анча Барановага сылтама белән РИА Новости яза.
«Коронавирусның Британия мутациясе табылу беренче дулкында авырган кешеләргә дә кагыла. Алар икенче тапкыр вирус йоктырырга мөмкин», — диде Баранова һәм барысы да организм эшләп чыгарган антитәнчекләрнең төренә бәйле булуын әйтте.
Декабрьдә Бөекбританиядә коронавирус мутациясенең яңа төре — SARS-CoV-2 табылды. Ул гади вируска караганда 70 процентка йогышлырак. Коронавирусның Британия төрен инде сигез илдә таптылар. Роспотребнадзорда әйтүләренчә, бүгенгә Россиядә мутациянең яңа төре ачыкланмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз