news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай галимнәре иң радиоактив җиләк-җимешне атады

Бер бананда 0778 микрозиверт радиация дозасы бар.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Кытай галимнәре бананның иң радиоактив җиләк-җимеш булуын билгеләгән.

Бананда калий-40 изотопы бар, Пекин университеты галимнәре шуны раслаган. Бу хакта «Российская Газета» сайтында хәбәр ителә.

Физик фәннәр докторы Чжан Сяотянь һәм биомедицина инженериясе докторы Лао Цзы сүзләренәчә, банан чыннан да ионизация нурланышын бирә. Әмма ул бик зур күләмдә түгел түгел. Ул радиацион яктан куркыныч дигән фаразлар фәнни расланмаган.

Бер бананда 0778 микрозиверт радиация дозасы бар. Экспертлар аның бик аз булуын әйтә. Алар компьютер томографиясе белән чагыштыру китерә. Томография вакытында 70 мең бананда булган доза организмга керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100