news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чехиядә коронавирусның яңа «омикрон» штаммы белән зарарлану очрагы ачыкланган

Зарарланган хатын-кыз коронавирустан вакцина ясаткан булган, авыру җиңел формада уза.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Чехиядә коронавирусның яңа «омикрон» штаммы белән зарарлану очрагы расланган.

Бу хакта Чехия радиосына сылтама белән «Российская Газета» хәбәр итә.

Инфекция Либерецта яшәүче хатын-кызда табылган. Ул Намибиядә булган, аннан Көньяк Африка Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша өенә кайткан.

«ТАСС» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз коронавирустан вакцина ясаткан булган, авыру җиңел формада уза. Ул һәм аның белән Чехиягә кайткан сигез кеше хәзерге вакытта изоляциядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100