news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 176 кеше коронавирус йоктырган, 53 кеше хастаханәгә озатылган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30 233 очрагы теркәлгән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 176 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«53 кеше хастаханәгә озатылган, 123 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 100, Чаллыда — 27, Түбән Кама районында — тугыз, Чүпрәле районында — алты, Биектау, Зәй һәм Тукай районнарында — дүртәр, Арча һәм Лаеш районнарында — өчәр, Азнакай, Лениногорск, Минзәлә һәм Питрәч районнарында — икешәр, Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 30 233 очрагы теркәлгән, 24 985 кеше (шуларның 107се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 497 684 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 019 541 кеше икенче дозаны да алган. 25 654 кеше ревакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100