news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама балалар хастаханәсе эпидемиологы Роза Шәмсетдиновага мактаулы исем бирелде

Табиб-эпидемиолог һөнәренә 40 елга якын гомерен багышлаган.

Түбән Кама балалар хастаханәсе эпидемиологы Роза Шәмсетдиновага мактаулы исем бирелде
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Указы белән «ТР Атказанган табибы» дигән мактаулы исем Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Роза Шәмсетдиновага бирелде.

Табиб-эпидемиолог һөнәренә 40 елга якын гомерен багышлаган. Хәзер ул аерым пациентларның гына түгел, гомумән халыкның сәламәтлеге һәм иминлеге сагында торучы профессиональ белгечләр бүлеген җитәкли. Аларның төп бурычы — йогышлы һәм йогышлы булмаган характердагы күмәк авырулар белән көрәшү. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Белгеч ВИЧ-инфекцияне профилактикалау, вируслы гепатитка, аеруча куркыныч инфекцияләргә зур игътибар бирә. Аның коллективы йогышлы авырулар, хастаханә эчендәге инфекцияләр чыганакларын тикшерә, аларның барлыкка килүен һәм таралуын булдырмау буенча чаралар эшли.

Моннан тыш, инвазив тыкшынуларның, яңа медицина технологияләренең, пациентларның һәм медицина персоналының авыру йоктыру куркынычы дәрәҗәсен бәяләүдә катнаша, аны киметүгә юнәлтелгән чараларны билгели һәм оештыра.

Аның катнашында бактериологик лаборатория эшендә яңа методикалар кертелә, биологик матдәләр, биологик һәм микробиологик организмнар һәм куркыныч йогышлы авырулар китереп чыгаручылар белән эшләү буенча клиник-диагностик лаборатория ПЦР тикшеренүләре өчен санитар-эпидемиологик нәтиҗә алынды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100