news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ничә кешенең коронавирустан прививка ясатканы билгеле

Бүгенге көндә ил буенча вакцинаның беренче компонентын ясаткан халык өлеше план саныннан 67,8 процент тәшкил итә.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19дан вакцинаның беренче компонентын халыкның 67,8 проценты (уртача планнан) ясаткан. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде. 

«Бүгенге көндә ил буенча вакцинаның беренче компонентын ясаткан халык өлеше план саныннан 67,8 процент тәшкил итә», — дип сөйләде ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмәдә. 

Голикова искәртеп узганча, бу көздә Россиядә Covid-19га өлкән халыкның 80 процент күләмендә күмәк иммунитетка ирешергә тиеш булган, дип хәбәр итә РИА Новости. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100