news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург коронавирустан саклануда йөз процент нәтиҗә бирә торган алымны атады

Назаль вакцина ярдәмендә вирусның кеше организмына үтеп керүенә комачаулый торган бәйсез барьер барлыкка килә.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә иммунизация, соңыннан назаль препарат белән ревакцинация коронавирус инфекциясенең авыр шартларда узуыннан гына түгел, ә әлеге чирне йоктырудан да тулысынча саклануны тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.

Гинцбург билгеләп үткәнчә, назаль вакцина ярдәмендә вирусның кеше организмына үтеп керүенә комачаулый торган бәйсез барьер барлыкка килә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге тарафыннан уйлап табылган коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен дөньядагы беренче вакцинаны теркәде. Аңа «Спутник V» дигән исем бирделәр.

Октябрь урталарында Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясенә каршы назаль вакцинаны (SPRAY 08-Гам-КОВИД-Вак-2021) клиника шартларында тикшерергә рөхсәт итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100