news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган

1950 елда туган ир-ат инфекция корбаны булган.

Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган», диелә хәбәрдә.

1950 елда туган ир-атны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертизадан соң ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot