news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдән бирле Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 авыруы ачыкланган

Уку йортларында Covid-19 белән авыручылар саны гомуми инфекция структурасында 8 процентны тәшкил итә.

Сентябрьдән бирле Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 авыруы ачыкланган
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Беренче сентябрьдән Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

«Уку елы башланганнан бирле укытучылар арасында яңа коронавирус инфекциясенең 111, укучылар арасында 37 очрагы теркәлгән», — диде спикер.

Шулай ук республиканың 23 студентында да коронавирус диагнозы расланган.

Республика ведомство җитәкчесе урынбасары, гомумән алганда, мәгариф оешмаларында авыручылар саны гомуми структурада нибары 8 процент тәшкил итә, диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100