news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан өйдә дәваланучылар бушлай дару белән тәэмин ителәчәк

Бу максатка 5 миллиард сум бүлеп биреләчәк.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан өйдә дәваланучыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хөкүмәт дарулар буенча тәкъдимнәр әзерләде, чөнки кайбер кешеләр инфекция белән җиңелчә авырый һәм алар өйдә дәвалана. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, сүз даруларны сатып алу мөмкинлеге турында бара. Бу беренче проблема.

Хөкүмәт бу мәсьәлә буенча фикер алышу үткәрде һәм хәзер бу ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне бушлай дарулар белән тәэмин итәргә карар итте. Шулай итеп, бу категориягә керүче гражданнарга өйдә дәвалау мөмкинлеге бирелер иде», — диде Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.

«5 миллиард сумнан артыграк күләмдәге акча турында фикер алышу булды, бу мәсьәләне хәл итүне сузмавыгызны сорыйм. Гомумән алганда бу мәсьәлә буенча килешүләр тәмамланганын беләм. Әйдәгез, бу карар кабул ителгән дип саныйк. Бу акчаны кичектермичә бүлеп бирүне сорыйм», — диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100