news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мускул атрофиясе белән авыручы балаларны дәүләт хисабына дәвалаячаклар

Июльдә Рөстәм Миңнеханов арка мускулы атрофиясе белән авыручы балаларны дәвалауны оештыруда ярдәм итүне сорап, Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллады.

Мускул атрофиясе белән авыручы балаларны дәүләт хисабына дәвалаячаклар
"Татар-информ" архивы

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Каты авыручы 25 мең бала, шул исәптән арка мускулы атрофиясе белән авыручылар махсус булдырылган фонд хисабына медицина ярдәме ала алачак. Фондка югары салым (15 процент) түләүче россиялеләрнең салым акчасы күчәчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Хәзер, без эшләгән беренчел бәяләүләр буенча, якынча 25 мең кеше әлеге фонд хисабына ярдәм алырга мөмкин», — диде ул.

Салым акчасы сирәк очрый торган 19 авырудан интеккән балаларга ярдәм итәчәк. Алар арасында хәзер балаларда еш очрый торган арка мускулы атрофиясе авыруы да бар, диде Татьяна Голикова.

Исегезгә төшерәбез, июльдә Рөстәм Миңнеханов арка мускулы атрофиясе белән авыручы балаларны дәвалауны оештыруда ярдәм итүне сорап, Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга хат юллады. Ул вакытта Россия Хөкүмәте Рәисе Татарстан Президентының мөрәҗәгатен хуплады һәм аны вице-премьер Татьяна Голиковага юллады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда арка мускулы атрофиясеннән интегүче 24 бала яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100