news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрнең 70 проценты ковидтан прививка ясатмаган

«Ковидтан вакцина ясатучылар арасында 60 яшьтән өлкән кешеләрнең аз булуы безне сагайта», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев өлкән яшьтәге татарстанлыларның 70 проценты ковидтан прививка ясатмаганын әйтте

«Ковидтан вакцина ясатучылар арасында 60 яшьтән өлкән кешеләрнең аз булуы безне сагайта. Өлкәннәрнең 70 проценты гына прививка ясаткан. Моңа аеруча игътибар бирергә кирәк», — диде Альмир Абашев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Бүгенге көндә өлкән яшьтәге 250 мең кеше вакцинация уза, шуларның 136 меңе прививканы тулысынча ясаткан. 120 мең кеше прививканың икенче өлешен ясатырга җыена. «Бу бары тик прививка ясатырга тиешле кешеләрнең 23,2 проценты гына», — диде Альмир Абашев.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада өлкән яшьтәге 962,1 мең кеше яшәвен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100