news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 60 яңа очрагы ачыкланган

24 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронвирусның 60 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше авыруны читтә, 57 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«24 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 20 кеше вирус йоктырган. Чаллыда 12, Тукай районында 6 очрак теркәлгән. Республика муниципалитетларында барлыгы 15 кеше авыру йоктырган.

2021 елның 18 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирусның 26 942 очрагы теркәлгән. 23 163 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 49 кеше дәваланып беткән.

Коронавируска каршы вакцинаны 1 080 174 татарстанлы ясаткан. Узган тәүлектә 2220 кеше вакцинация узган. Республикада яшәүче 947 523 кеше прививканың ике дозасын да алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100