news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидка каршы яңа вакцина сыный башлыйлар

Сынауларның ике фазасын да киләсе елның 31 августына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Бетувакс-КоВ-2» вакцинасының клиник сынаулары октябрьдә башлана.

Алдарак «Татар-информ» Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге препаратны куллануга рөхсәт бирде дип язган иде. Сынауларның ике фазасын да киләсе елның 31 августына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Сынауларда Санкт-Петербургта һәм Пермьдә яшәүче 170 кеше катнашачак, дип хәбәр итә «Сколково» фонды.

«Вакцинада генетик материал, артык антиген йөкләнеш, өстәмә консервантлар, стабилизаторлар һәм органик булмаган адъювантлар юк, бу препаратның икенчел нәтиҗәләрен киметә», — диделәр фондта.

Чыганак белдергәнчә, яңа вакцинада ковидның җиңелчә генә антигеннары булачак, бу исә аның аллергия китереп чыгару ихтималын киметә. Доклиник сынаулар вакытында «Бетувакс-КоВ-2» хайваннарда яхшы нәтиҗәләр һәм иминлекнең югары дәрәҗәсен күрсәткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100