news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Татарстанда 900 кеше «өлкәннәр бакчасы»на йөри

Яңа хезмәт психик һәм акыл ягыннан тайпылышы булган картлар өчен оештырыла.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Халыкта «өлкәннәр бакчасы» дип аталган яңа хезмәттән Татарстанда бүгенге көндә 900 кеше файдалана.

«Социаль яклау үзәкләрендә картлар өчен көндезге төркемнәр бар. Халык аларны „өлкәннәр бакчасы“ дип атый. Әлеге төркемнәр психик һәм акыл ягыннан тайпылышы булган өлкән кешеләр өчен оештырылды. Бу хезмәтне без бер ел элек кенә башласак та, бүгенге көндә аннан тугыз йөзгә якын кеше файдалана», — диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта министр әлеге хезмәтнең асылын аңлатты. Өлкән кешеләрнең кайберләрен үзен генә өйдә калдыру куркыныч, чөнки аның янгын чыгаруы, имгәнүе бар. Андый кешеләрне социаль яклау хезмәткәрләре иртән килеп алалар да көне буе күзәтү астында тоталар, тәрбиялиләр. Кич белән аларны туганнары килеп ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100