news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биолог: Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта

Ике-өч буыннан соң кешеләр коронавирусны даруларсыз да җиңелрәк кичерәчәк, дип саный биолог.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясенең функциональ медицина-генетика фәнни үзәгенең функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Анча Баранова фикеренчә, коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта.

«Кешелек гомер озынлыгы 10 елга кыскара дигән фикер белән әкренләп килешә. Кешеләр яшь булганда аларның иммунитеты бар. Алар коронавирус яки башка күп төрле иммунизацияләрне җиңә. Картайгач авырулар да арта һәм аларның берсе — коронавирус, шуңа күрә уртача гомер озынлыгы 10 елга кыскара», — диде табиб.

Биолог белдергәнчә, вирусның табигый зәгыйфьләнү варианты да бар. Әмма ике еллык пандемия вакытында ул бөтенләй сизелмәслек кенә зәгыйфьләнде, дип яза РИА Новости.

«Ике-өч буыннан соң кешеләр коронавирусны хәтта даруларсыз да җиңелрәк кичерәчәк. Бәлки кешелекне җәфалый торган вирусларның структурасы да үзгәрер, бәлки ниһаять грипп кимер», — дип өстәде биолог. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100