news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган, шуларның берсе читтән кертелгән

Биш кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган, шуларның берсе читтән кертелгән

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«5 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (җиде кеше) аралыгында теркәлгән.

23 очракның ундүрте Казанга туры килә. Әлмәт районында — өч, Биектау районында ике кеше инфекция эләктергән. Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7183 очрагы теркәлгән, 6054 кеше (шуларның алтысы — узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100