news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә биш меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 5 меңнән артык кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу турыда Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта 5 меңнән артык кешегә „Спутник V“ вакцинасы ясалган», — диде Гинцбург.

Аның сүзләренчә, прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.

11 августта Россия Сәламәтлек министрлыгы коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Гамалея үзәге белгечләре уйлап тапкан препарат «Спутник V» дип атала. 24 сентябрьдә Татарстанга сынау партиясе кайтты. Беренче чиратта, вакцинаны өстенлекле төркемгә кергән кешеләргә ясыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100