news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус авыруын ияртмәс өчен, өлкәннәргә киңәшләр бирделәр

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) 60 яшьтән узган кешеләргә битлек кияргә, җәмәгать урыннарына бармаска һәм яңа коронавирус инфекциясен кисәтү максатыннан кулларны сабынлап һәм ешрак юарга киңәш итә. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы ведомство сайтына сылтама белән яза.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр махсус төркемгә керә. Аларга кешеләр күп җыелган урыннарда — җәмәгать транспортында, кибеттә, банкта яки күп функцияле үзәктә битлек кияргә кирәк.

«Җәмәгать урыннарына сирәгрәк барырга тырышыгыз. Җәмәгать транспортыннан, аеруча пик сәгатьләрендә, сирәгрәк файдаланыгыз. Кибет һәм сәүдә үзәкләре, күп функцияле үзәкләр, банкларга йөрүне киметегез. Кулыгызны сабынлап һәм ешрак юыгыз, сәламәтлегегез өчен гигиена аеруча мөһим», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, ведомствода өлкән яшьтәге кешеләргә коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, шулай ук азык-төлек һәм кирәкле товарларны дистанцион юл белән сатып алганда якыннарыннан яки махсус хезмәтләрдә эшләүчеләрдән ярдәм сорарга киңәш итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100